Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420025, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Джаудата Файзи, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-276-84-84 |
| E-Mail: | S175.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №175» |
| Руководитель: | ио Абдулвахобов Камиль Рустамович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 1162 обучающихся (иностранных гражданин - 0) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
“Сабантуй” бездә кунакта 17.11.2025

12 нче ноябрь көнне гимназиябездә “Сабантуй” журналы кунакта булды. Алар укучыларга бик кызыклы, мавыктыргыч чара үткәрделәр. 3А һәм 3 В сыйныфы укучылары бу чарада бик теләп катнашты. Журнал хезмәткәрләре “Сабантуй” яңалыклары һәм төрле рубрикаларның эчтәлекләре белән таныштырдылар. Кул эшләнмәләре ясарга өйрәтүче алтын куллы хәбәрче- Зилә Әхмәтшина Әниләр көненә багышлап, открытка ясарга өйрәтте. Остаханә укучыларга бик ошады. Шунысын да әйтеп үтәсе килә: һәр укучыга ”Сабантуй” журналын бүләк иттеләр. Бу бүләккә укучылар аеруча шатланды.
Бу чараны үткәрүче “Сабантуй” журналы хезмәткәрләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм уңышлар теләп калабыз. -
Ил күләмендәге «Татарча диктант- 2025» акциясе 15.11.2025

«Татарча диктант» акциясендә гимназиябез укучылары ел саен актив катнаша. 14,15 нче ноябрь көннәрендә диктант язуга 7- 10 сыйныф укучылары җәлеп ителде. Диктант язуның максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белеме буенча булган белемнәрне тикшерү, әдәби телдә сөйләшү даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы мәртәбә уздырыла һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Катнашучыларыбыз, афәрин сезгә!
Барлык оештыручы туган тел һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәтебезне белдереп калабыз. -
«Әни, әнкәй, әнием» бәйгесе 14.11.2025

Һәр көз аенда Әниләр бәйрәме уңаеннан рйоныбыз күләмендә «Әни, әнкәй, әнием» конкурсы оештырыла. Гимназиябезең данын яклап, 1б сыйныфында укучы Гарипова Азалиянең әнисе- Ландыш Ильшатовна бу бәйгедә искиткеч чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. Үз- үзең белән таныштыру, гаилә шәҗәрәсе, яраткан шөгылем, бишек җырын башкару, шул ук вакытта балаларның да чыгышы сокланырлык иде.
Афәрин, Сезгә! Булдырдыгыз. Олы рәхмәт сүзләребезне барлык оештыручыларга да җиткереп, киләчәктә яңадан- яңа уңышлар теләп калабыз. -
C Днём Конституции Республики Татарстан! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән! 06.11.2025

Дорогие друзья! Поздравляем вас с Днём Конституции Республики Татарстан. Конституция Татарстана – это основной документ, гарантирующий права и свободы каждого жителя республики и открывающий возможности для самореализации. Пусть наша республика всегда будет процветающей и успешной. Желаем вам здоровья, счастья, неиссякаемой энергии в решении повседневных задач. Пусть в каждом доме царят гармония, взаимопонимание и радость! Мира и благополучия!
-
с Днем народного единства 04.11.2025

Дорогие друзья! День народного единства — это праздник, когда мы вспоминаем о силе нашего народа и о том, как важно быть вместе. Поздравляю с этим светлым днем и желаю всем нам жить в согласии и взаимопонимании. Пусть каждый чувствует себя частью большой и дружной семьи, пусть в сердцах царит доброта и милосердие. Желаю процветания нашей стране, благополучия каждой семье и мирного неба над головой!
-
Экскурсия в музей «Белем» 31.10.2025

8 «А» класс вместе со своим классным руководителем Гафаровой Гульнарой Галимахновной посетили научно-образовательный центр «Белем». Центр располагается в стенах Института филологии и межкультурной коммуникации Казанского федерального университета. Учащимся представилась уникальная возможность познакомиться с экспозициями, основой для которых послужили коллекции Музея народного образования Республики Татарстан, ведущего свою историю с 1985 года. Фонды музея, насчитывающие порядка 5000 единиц хранения, были специально дополнены для создания центра «Белем». В соответствии с научной концепцией, они включили в себя редкие экспонаты и художественные работы, созданные выдающимися мастерами искусства Татарстана
-
Шигырь конкурсы нәтиҗәләр 30.10.2025

Каникуллар булса да гимназия укучылары төрле бәйгеләрдә актив катнашуын дәвам итә. Габдулла Тукай исендәге махсус шигырь конкурсының район этабы булып узды.
Нәтиҗәләребез: Гаянов Әмирхан, 6а - 1 урын; Закирова Сәйдә, 3а - 3 урын; Юсупова Эльмира, 1г - диплом; Хөснетдинова Әминә, 5а - диплом; Шәрифуллин Самат, 5а - диплом. Афәрин, укучылар. Без сезнең барыгыз белән дә горурланабыз. Булдырдыгыз. Аерым рәхмәт сүзләрен оештыручыларга, укытучыларыбызга җиткерәбез. Сезгә яңадан- яңа иҗади уңышлар телибез! -
Уроки Дружбы и согласия 29.10.2025

В Доме Дружбы народов Татарстана начался интерактивный культурно-образовательный проект “Уроки Дружбы и согласия”. Это уникальные открытые уроки, встречи, экскурсии, направленные на формирование межнационального согласия. Гимназисты 8А класса с классным руководителе Гафаровой Г. Г. посетили эти уроки.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында “Дуслык һәм татулык дәресләре” дип аталган мәдәни-белем бирү интерактив проекты үз эшен яңадан башлап җибәрде. Бу милләтара татулык формалаштыруга юнәлдерелгән экскурсияләр, очрашулар, ачык дәресләр. Гимназиябезнең 8А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гафарова Г. Г. белән әлеге дәресләрдә булдылар. -
Һәр ел саен көз көне Дәрвишләр бистәсенең «Балалар иҗаты үзәге»ндә «Көз сылуы- Сөмбелә» бәйгесе булып уза 21.10.2025

Быел гимназиябезнең 5 «В» сыйныфы укучысы Гәрәева Әдиләгә бу бәйгедә 2 нче урын бирелде. Сыйныфташлары ярдәме белән визиткада мәктәп күренешен күрсәтеп, Адилә үзен иң лаеклы кыз икәнлеген искәртеп китте. «Кул эшләре» этабында үзенең алкалар, муенсалар, брелоклар ясаучы оста икәнен исбатлап, бизәнү әйберләре коллекциясен җюри әгъзалары хозурына тәкъдим итте. Киләчәктәге хыяллары белән дә бүлеште.
«Без -талантлар эзлибез» этабында Рәсәй күләмендә үткәрелә торган конкурсларның җиңүчеләре- «Галатея» бию төркеме заманча татар халык биюе аркылы һәр катнашучыга күтәренке кәеф бүләк итте.
Адиләбезнең көзге костюмы күз явын алырлык иде. Алтын- сары яфраклар белән бизәлгән купшы күлмәк, такыя- боларның барысы һәр тамашачы күңеленә матурлык, соклану хисен бүләк итте.
Бәйгедә катнашкан һәр укучыбызга, оештыручыларга, укытучыларыбызга, әти- әниләргә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Афәрин! Сез булдырдыгыз! Киләчәктә дә яңадан- яңа уңышлар теләп калабыз. -
Матч по мини-футболу между детьми и родителями 18.10.2025

Состоялся захватывающий матч по мини-футболу «Отцы и дети», который собрал множество зрителей и оставил яркие впечатления у участников! Команды встретились в спортзале, полные оптимистичного настроения и спортивного азарта. Дети, показав отличную скорость и ловкость, смогли удивить зрителей, забив несколько голов в начале игры. Однако отцы не собирались сдаваться и, проявив опыт и командную игру, быстро подняли своё мастерство. Матч был напряженным, с множеством острых моментов. В итоге счет завершился со счётом 17:13 в пользу отцов, что только добавило интриги и эмоций к мероприятию. А кубок перешёл команде Отцов. Подобные матчи, безусловно, укрепляют семейные связи и позволяют не только посоревноваться, но и отлично провести время вместе! Благодарим всех организаторов этого замечательного мероприятия! Благодарим отцов за активное участие в спортивной жизни нашей гимназии















