Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Юлбатская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"/МБГУ "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Юлбат, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-37-26;+7(843)-624-37-56 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Юлбатская ООШ" |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 88 учащихся |
| У нас учат: | 23 педагога |
Новости
Чыгарылыш кичәсе
Опубликовано: 26.06.2012Кадерлеләрем минем!
Бүген сезгә телисе теләкләремнең, әйтәсе сүзләремнең, бирәсе киңәшләремнең иге-чиге юк. Алар чын йөрәктән. Әле кайчан гына сезне-сабый балаларны әти-әниегез җитәкләп мәктәпкә китергән иде. Бүген, әнә, нинди сылу кызларга, буй җиткән ир-егетләргә әйләнгәнсез. Читен дә, җиңел дә, моңсу да, күңелле дә мәктәптә үткән балачагың шуның белән тәмамланып, бүтән беркайчан да кире кайтмаячак. Шушы мизгелдә матур күлмәкләрдән, яхшы костюмнардан киенгән, кулларына өлгергәнлек аттестатлары алган укучыларның минем өчен ни дәрәҗәдә якын кеше булганлыгын ныграк сизәм. Киләчәктә кем генә булсагыз да, гаиләләр корып, үз тормышыгызга чумып яшәсәгез дә, яңа дус-ишләр, танышларыгыз барлыкка килсә дә, мәктәптә бергә укыган классташларыгыз күңелегездә мәңге сакланачак. Алда көткән зур тормышны матур итеп башларгы тырышыгыз.
Мин ышанам, тормыш юлларында
Сынатмассыз, кыю булырсыз.
Туры юлдан тайпылмыйча гына
Изге эшләр генә кылырсыз!
Авырлыклары да булмый калмас
Сикәлтәле тормыш юллары...
Гадел, сабыр, нык булсагыз гына
Җиңел узар гомер юллары.
Очрамагыз берүк усалларга,
Явызлардан Ходай сакласын.
Һәрберегез берүк туры юлдан
Тайпылмыйча гына атласын.
Үзегездәй ныклы, тәрбияле
Дуслар гына таба белегез.
Тормыш дигән олы баскычлардан
Җиңеллекләр белән менегез!
Мин оныта алмам инде сезне
Күңелемә якын идегез.
Ишекләрем ачык булыр сезгә
Кунакларга килеп йөрегез.
Бик күп еллар узар, мин ышанам,
Яннарыма минем килерсез.
Бүгенгедәй назлы караш белән
“Исәнмесез, апа!”-диярсез.
Сезне яратып һәм хөрмәт итеп Гөлсинә апагыз.
К списку новостей










