• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2
Телефон: +7(843)-623-22-90
E-Mail: shemordan1@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеморданский лицей "Рост"
Руководитель: Мухаметов Ильфат Рустамович
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 795 учащихся
У нас учат: 85 учителей

Анализ работы базовой площадки

19-24 декабрь көннәрендә Шәмәрдән лицее базасында башлангыч класс укытучылары һәм укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен стажировка үтү өчен база мәйданчыгы эшли башлады. Укытучылар “ укучыларны яңа белем стандартлары буенча укыту, дәрестән тыш эшне оештыру” темасы буенча белем һәм тәҗрибә алачаклар. 19 декабрь көнне кунакларны лицеебызның тынлы уен кораллары тантаналы көй белән каршылады. Регистрация, танышудан соң план буенча эш башланды.Кунакларны директор Вафин Р.А. лицей, коллектив белән таныштырды. “Илһамият” берләшмәсенә йөрүчеләр чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде.Башлангыч классларда эш тәҗрибәсе белән Кабирова И.Т., Назмутдинова Э.Р. чыгыш ясады. Каримуллина Р.Ш. эш программасы белән якыннан таныштырды. Укытучылар төркемнәргә бүленеп мастер- класслар карадылар. Математика, инглиз теле буенча дәрестән тыш шөгыльдә катнаштылар. Укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәдә булдылар. Көн ахырында эшкә йомгак ясалды, икенче көн программасы белән таныштырылды. Укытучыларга проект эшләре, аңа таләпләр буенча киңәшләрне Каримуллина Р.Ш., Каримуллина В.Э. бирделәр Лицейда стажировка узу өчен җыелган укытучыларның эше бик тыгыз. Алар дәрес һәм дәрестән тыш эшне оештыру буенча шөгыльләр карыйлар, проект эшләре әзерләү буенча консультацияләр алалар. 20 декабрь көнне Назмутдинова Э.Р., Сунгатуллина Г.Р., Баширова Г.Р., Гиззатуллина И.Р., Каримуллина В.Э.лар мастер- класс һәм дәресләр күрсәттеләр. 21 декабь иртәсе “ Спорт парад”белән башланды. Инглиз теле һәм математикадан ачык дәресләр узды. Түгәрәк өстәлдә һәр укытучыга киңәш, тәкъдимнәр һәм рәхмәт сүзләре җиткерелде. Соңыннан стажировка узучы укытучыларның сорауларына җаваплар бирелде. Башлангыч классларда ачык дәрес һәм дәрестән тыш шөгыльләрне карагач, стажировка узучы укытучылар өлкән звенода эшне оештыру белән таныша башладылар. 22, 23 декабрь көннәрендә лицейда урнашкан музейлар белән танышу,экскурсия һәм презентацияләр карау оештырылды.Сайфутдинова Э.Г., Хадиева Л.А. ачык дәресләр күрсәттеләр. Якупова М.Н. класс җитәкчесенең эшчәнлеге белән таныштырып, “Бергә” проектын тәкъдим итте. Һәр эш көне анализ, иртәгесе көнгә эш планы белән танышу белән тәмамланды. Стажировка үтүче укытучылар көн саен үзләре өчен яңалык һәм файдалы эш тәҗрибәсе тупладылар. ____________________________________________________________________________________________________________ Укытучыларның белем күтәрү өлкәсендә яңалыклар булып тора. Быел укытучыларны мәктәп, лицей базаларында укыту, эш тәҗрибәләрен өйрәнү,өчен республикада стажировка мәйданнары оештырылды.Стажировка мәйданнарының берсе итеп Шәмәрдән лицее да сайланды.ТР Мәгарифне үстерү институтыннан Музаффарова Мингаян Гаяз кызы һәм Шәмәрдән лицее укыту эшләре буенча директор урынбасары Кәримуллина Резеда Шәүкәт кызы стажировка мәйданы җитәкчесе итеп билгеләнде. Шәмәрдән лицееның башлангыч класс укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Кәримуллина Валентина Эрнест кызы да белем күтәрүче укытучыларның уң кулы булды. Ул һәр көн ахырында проект эшләре темалары, әзерлек, эшне башкару, яклау буенча киңәшләр, юнәлеш бирде. Алар үзләренә йөкләнгән эшне зур җаваплылык, әзерлек белән башкардылар.19 декабрь көнне Шәмәрдән лицее базасында башлангыч класс укытучылары һәм укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен стажировка үтү өчен база мәйданчыгы эшли башлады. Укытучылар“ Укучыларны яңа белем стандартлары буенча укыту, дәрестән тыш эшне оештыру” темасы буенча белем алачаклар һәм тәҗрибәне өйрәнәчәкләр . Кунакларны лицеебызның тынлы уен кораллары оркестры тантаналы көй белән каршылады. Регистрация, танышудан соң Саба, Теләче, Балтач, Минзәлә районнарыннан килгән 25 укытучы өчен укулар башланды. Кунакларны директор Вафин Р.А. лицей, коллектив белән таныштырды. “Илһамият” берләшмәсенә йөрүчеләр чыгышыннан укучыларның сәнгать берләшмәләрендәге эшчәнлеге яхшы күренде.Башлангыч классларда эшләү тәҗрибәсе белән Кабирова И.Т., Назмутдинова Э.Р. чыгыш ясады. Каримуллина Р.Ш. һәр көннең эш программасы, максат һәм бурычлар, көтелгән нәтиҗә белән якыннан таныштырды. Укытучылар һәр көнне төркемнәргә бүленеп,төрле темага төрле классларда 7 мастер- класс,11 дәрестән тыш шөгыль карадылар.Укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәдә булдылар. Матурлыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торучы эшләр һәркемнең күңелендә соклану уятты.Бу эшләр лицейда заманга яраклы һәм көндәшлеккә сәләтле шәхесләр үсүен күрсәтәләр.Спорт парад карагач, спорт өлкәсендәге уңышларның күп булуына һәр укытучы да соклануын белдерде.Моның өчен лицейда барлык шартлар да тудырылган: спорт заллар, киенү бүлмәләре, душлар, спорт кирәк- яраклары белән яхшы тәэмин ителү шуның ачык мисалы. Бары тик сәламәт бала гына тырышып укый. Шәмәрдән лицеенда сәламәтлекне саклау, ныгыту белән беррәттән, аны дәвалау өчен дә шартлар тудырылган: медицина һәм теш дәвалау бүлмәләре бар. Лицейда стажировка узу өчен җыелган укытучыларның эше бик тыгыз. Алар дәрес һәм дәрестән тыш эшне оештыру буенча шөгыльләр караудан тыш, проект эшләре әзерләү белән шөгыльләнәләр, консультацияләр алалар. Мастер- класс, дәрестән тыш шөгыльләрнең максаты укытучыларны эш тәҗрибәсе белән таныштыру,усеш өчен яхшы һәм заман таләпләренә җавап бирүче педагогик идеяләр белән эшләргә өйрәтү иде.Стажировка эшендә катнашкан һәр укытучы үз эше өчен кирәкле файдалы эш үрнәкләре алды. Көн ахырында узучы түгәрәк өстәлдә һәр укытучыга киңәш,тәкъдимнән тыш, зур рәхмәт сүзләре дә җиткерелде. Чөнки сөйләп һәм укып өйрәнгәнче, күреп һәм эшләп карап өйрәнү отышлырак.Мондый стажировка мәйданнарының кирәклеген һәм әһәмиятен курслар эшендә һәр көнне ишетергә туры килде. Һәр эш көне анализ, иртәгесе көнгә эш планы белән танышу белән тәмамланды. Стажировка үтүче укытучылар көн саен үзләре өчен яңалык һәм файдалы эш тәҗрибәсе тупладылар. Курслар соңында алынган анкеталар буенча бәя бирсәк, мондый эш тәҗрибәсе һәр укытучы өчен кирәк һәм әһәмияте дә , нәтиҗәлелеге дә зуррак.Киләчәктә лицеебыз базасында мондый эш дәвамлы булыр дип ышанабыз.