• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №19" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423577, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Химиков, 68А
Телефон: 8 (8555) 39-48-02
E-Mail: detsad19_nk@mail.ru Социальная сеть ВКОНТАКТЕ - https://vk.com/detsad19_nk
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №19»
Руководитель: Колобкова Татьяна Александровна
Год основания учреждения: 1974
У нас учатся: 94 воспитанника, в том числе иностранные граждане - 1
У нас учат: 13 педагогов

Халык педагогикасы җәүһәрләре әти-әниләр өчен әңгәмә

Халык педагогикасы җәүһәрләре әти-әниләр өчен әңгәмә

Әйдәгез, гап-гади генә күренгән, һәммәбезгә таныш булган берничә мисалга гына тукталыйк. Балачагыбызда касыбыз гына өлкәннәр, бигрәк тә әнкәйләр, картинәйләр авызыннан менә мондыйрак мәкаль-әйтемнәрне ишетмәде икән? “Иләк аша карама-хатының (ирең) шадра булыр”, “Бусагага утырма-кәрлә булып калырсың”, “Майны күп ашасаң-күзең күрмәс” һ.б. Менә бит ничек тапкыр булганнар элек: “иләк аша карама”, “бусагага утырма”, “ризыкны күп ашарга зыянлы”,дип акыл сатмаганнар, нотык та укымаганнар, сыек чыбыкка яки каешка да үрелмәгәннәр, болай эшләргә ярамаганлыгын үзләренең төгәл, үткен, зәһәр нәтиҗәле тәгъбирләре аша белдергәннәр.Шундый тапкыр гыйбарәләрнең тәрбияви мәгънә эчтәлеге бик тирән бит, уйлап карасаң. Әйтик,нигә иләк аша карага? Бердән, ризык-нигъмәткә бәйле хуҗалык кирәк-ярагы белән уйнарга ярамаганлыгы, аны олылау кирәклеге чагылса, икенчедән, чисталык ягы да игътибарда торган: бала-чаганың авыз-борын тирәсе һәрчак чиста булмаска да мөмкин бит әле. “Бусагага утырма” дигәне белән дә шул ук хәл: бердән, бусага –кешеләрнең табан астындагы иң кадерсез урын, димәк, хуҗаның керүчене мондый урынга утыртырга теләмәве, аны ихтирамлавы да булып тора. Икенчедән, шул ук чисталык ягына да әһәмият бирелгән; керүченең өс-баш киеме пычранмасын дигән караш та сиземләнә биредә. Һәм, ниһаять, бирегә тагын керүчеләр дә булырга мөмкин бит әле, нигә юлга аркылы утырырга? “Май ашасаң, күзең сукыраер”, “калак (тукмак) яласаң, хатының (ирең) таз булыр”, “әшәке сөйләшсәң, телең корыр “ кебек гыйбарәләр белән кешеләр үз балаларында әдәплелек, этика, кульура күнекмәләре тәрбияләргә тырышканнар. Чыннан да, табындагы ризык-нигъмәткәкүрмәгәндәйбулыпташлану, артыкашау, ботка яки боламыкболгатканкалакны яки тукмакныялаубиккүңелсез, әдәпсезкүренеш бит. Телнеәшәке, вульгар сүз аламалары белән мәсхәрәләү аеруча яман. Әмма бала-чага үзенең һәр кыланмышының чит күзләргә нинди тәэсир калдыруы хакында уйлап баш ватмый. Ә менә аның һич тә сукыр буласы да, таз яисә шадра хатын аласы яки шундыйга кияүгә чыгасы да, (олыларча фикер йөртмәгез, бала чагыгызга кайтып уйланыгыз) бусага буйлы булып каласы да килми, “теле кору” ихтималы аны аеруча шүрләтә. Шулай итеп, беренче карашка гади генә тоелган бу гыйбарәләрнең нәтиҗәсе сәгатьләр буе укылган үгет- нәсихәткә биргесез. Ризык-нигъмәтнең кадерен белү, аны исрафламау кирәклеген дә бала күңелендә кече яшьтән үк сеңдерү мөһим. Монда да халык педагогикасы ярдәмгә килә ала. Мәсәлән, бер танышым сөйли: “Без бәләкәй чакта әби безгә савыт төбеннән “бәхет токмачы” эзләргә куша торган иде. Шул яшел төстәге “бәхет токмачын” эзли-эзли. Тәлинкәдәге ашның ялт иткәнен сизми дә кала идек”. Димәк, бүленгән аш исраф булып савытта калмасын дигән теләктән чыгып эшләнгән бу. Ризыкка кадер-хөрмәт әнә шулай тәрбияләнгән элек. Менә шундый үтемле әйтелгән педагогик тәгъбирләр аша тәрбияләү эше баланы олыгайганчы, ягъни ул олы тормыш юлына аяк басканчы озата барса, тагын да яхшырак булыр иде. Чөнки безнең бүгенге балалар – бераздан яшь киленнәр, кияүләр дә бит әле алар. Килен белән биана мөнәсәбәтләре һәрчакта да шома гына бармый. Монда да һич югында берсенең булса да халык педагогикасыннан хәбәрдар булмавы үзенең тискәре ролен уйный. Ипине мичтә пешергән заманнарда, юньле биана килененә болай дия торган булган: “Ипиеңнең йөзе килгәч, (ягънитыгып 10-15 минуттан) күмерен казан астынаэттә, көленсебереп куй - бәбиеңтөшмәс.” Ягез инде, мондый биана икенче ипи салганда да килененә шундый киңәшне тукып торырмы? Мәнле, игътибарлы килен булса, бианасының мондый киңәшен гомергә истән чыгармаячак ул. Менә шулай, халык педагогикасы җәүһәрләре безне гомеребез буена озата баралар. Үзләренең шифалы тәэсирләрен ясыйлар.

                                                                                                                                                                                                                                              татар Һәм рус телләре тәрбиячесе

                                                                                                                                                                                                                                               Гатина Фәнисә Рәфкат кызы