Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №2 имени Шигабутдина Марджани при Казанском Федеральном Университете» Московского района г.Казани Базового учреждения Центра национального образования
Визитная карточка
Адрес: | 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, д. 11 |
Телефон: | +7(843)-554-25-14 |
E-Mail: | g2.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ" |
Руководитель: | Гайнуллин Рамиль Рашитович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 893 ученика, 150 воспитанников |
У нас учат: | 66 учителей, 14 воспитателей |
Новости гимназии №2
Сабантуй
Опубликовано: 27.05.2023Укуның соңгы көнендә гимназиябезнең балалары өчен милли бәйрәмебез Сабантуе булып узды. Бәйрәмне тантаналы рәвештә гимназия директоры Гайнуллин Р.Р. һәм бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Зиннатуллин Р.Р. ачты. Алар барлык катнашучыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар һәм миллилекне, гореф-гадәтләрне саклау калу һәм киләчәк буенга тапшыру өчен мондый чараларның әһәмиятен ассызыклап үттеләр.
Сабантуенын беренче өлеше җыр һәм биюләр белән үрелеп барса, икенче өлешендә балалар өчен татар халкының милли халык уеннары, конкурслар, спорт ярышлары үткәрелде: милли көрәш, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп йөгерү һ.б. уеннар оештырылды. Укучылар ярышларның һәр төрендә дә бик актив катнаштылар, үзләренең кыюлыкларын, җитезлекләрен, зирәклекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында һәр бала истәлекле бүләк алды.
Сабантуй бәйрәмен оештыруга үз өлешен керткән әти-әниләргә һәм укытучыларга зур рәхмәтемне белдерәм! Алда да милли уеннар, йолаларыбызны онытмыйча, балаларның исләрендә калырлык итеп оештырсак иде. Балаларыбыз акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар; илләребез тыныч, имин булсын дигән теләктә калабыз..
К списку новостей