Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
Год основания учреждения: | 1922 |
У нас учатся: | 363 |
У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
День Государственного флага РФ 22.08.2024
День Государственного флага РФ
-
Акция "Семья в кадре"
21.08.2024
Внимание гимназия, объявляется онлайн - акция «Семья в кадре».
-
Мулланур Вахитовның туган көне. 10.08.2024
Бүген гимназиябез исемен йөрткән татар халкының бөек улы, гражданнар сугышы герое Мулланур Муллаҗан улы Вахитовның туган көне. Ул 1885 нче елның 10 нчы августында дөньяга килә. Кечкенәдән белемгә омтылучан була, халкыбызның патриоты булып үсә. 1905- 1907 нче елгы революциядә катнаша. Казанда с овет власте урнаштыруда катнаша. 1918 нче елның январендә Эчке Россия мөселман эшләре буенча Комиссарриатны җитәкли. Анда эшләгәндә Татар- башкорт Совет республикасы нигезләмәсен төзи. 1918 нче елның июлендә Россия азык- төлек комиссариытының Идел буендагы гадәттән тыш вәкиле итеп билгеләнә. 1918 елда ак чехларга каршы көрәшне оештыруга ярдәм итәр өчен Казан шәһәренә җибәрелә. Шул ук елның август аенда ак чехлар тарафыннан кулга алына һәм 19 августта алар тарафыннан атып үтерелә. Аңа әле 32 яшь кенә була.
Халкыбыз батыр улын беркайчан да онытмады. Аның исемен бик күп оешмалар, уку йортлары йөртә. Безнең уку йортына да 1923 нче елда Мулла –Нур Вахитов исеме бирелә(кыскартып 1999 нчы елга кадәр М.Н.Вахитов дип йөртелә). Татар халкының бөек улы исеме мәктәбебез- гимназиянең талисманына әверелде. Анда эшләгән һәм укыган һәркем горурланып без “Вахиткадан” диләр. Аның исеме белән укучыларыбыз сугышларда утка керделәр, ә тыныч тормышта хезмәтләрендә зур уңышларга ирештеләр. Уку йортыбызда барлык укучыларның, укытучыларның һәм хезмәткәрләрнең тырышлыгы белән мәктәп ишек алдына 1974 нче елда М.Вахитовның беренче бюсты куелса( бүгенгесе көндә Буа шәһәренең үзәк стадионына керү урынында), 2024 елның 24 нче маенда гимназия каршында икенче бюсты ачылды.
-
Гимназиягә кунаклар килде. 04.07.2024
3 нче июльдә Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге гимназиягә танылган шагыйрьләр: Ренат Харис һәм Равил Фәйзуллин һәм «Сәләт» хәрәкәте – Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль, иҗади потенциалын ачу һәм үстерү системасына нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов килделәр. Мөхтәрәм кунакларны Гимназия базасында эшләүче, райондагы бердәнбер “Сәләт- Буа” клубына йөрүче балалар каршы алды. Кыска гына вакыт өчендә алар өчен гимназия буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар уку йортындагы “Этнографик” һәм “Гимназия тарихы” музейлары эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Алар музейлар җитәкчесе Юнусова М.М. һәм экскурсоводларга рәхмәтләрен белдерделәр. Кунаклар да буш кул белән килмәгән иде. Алар гимназиягә үзләренең китапларын бүләк иттеләр, истәлекләр китабына үзләренең теләкләрен яздылар.
-
Ялга да, хезмәткә дә вакыт бар
22.06.2024
3 июньнән 24 июньгә чаклы 8 сыйныф укучылары мәктәп яны хезмәт һәм ял лагеренда ял итәләр. Укучылар белән район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге арасында килешү төзелде. Өлкән класс укучылары мәктәп бакчасында эшли, яшелчәләргә, чәчәкләргә су сибә, кәбестә утырта. Тәрбиячеләр укучыларның яллары истә калсын өчен бар тырышлыкларын куялар.
Эштән бушаган арада төрле уеннар, бәйгеләрдә катнашалар, “Арктика” боз сараенда шугалакта шуалар, Наратлык урманына экскурсиягә бардылар. Мәктәп пешекчеләре Зөлфия һәм Әлфинур апалары ял итүче балаларны тәмле ризыклары белән сыйлый. Ит-сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш табыннан өзелми.
Бүген гимназия директоры Зиннәтуллин Л.Б. чираттагы линейкада лагерьнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Иң актив укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
Редакция газеты «Знамя» 21.06.2024
Сегодня в редакцию газеты «Знамя» пришли дети из 2-го отряда пришкольного лагеря при гимназии им. Вахитова. Ребята познакомились с работой редакции, увидели, как создаются газетные публикации.
Для детей была организована экскурсия, во время которой они смогли задать вопросы сотрудникам газеты и узнать больше о профессии журналиста. Визит маленьких гостей в редакцию стал интересным и познавательным событием как для них самих, так и для работников газеты. -
Спорт - это наше все! 20.06.2024
Активный отдых в пришкольном лагере
-
Ледовая сказка 19.06.2024
-
Поход в Татмедиа 18.06.2024
-
Спасибо нашим поварам за то,что вкусно варят нам 17.06.2024