• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ "Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Соснинская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Сосна төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422240,Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Нижняя Сосна, ул.Героя Сарвара, д. 6
Телефон: +7(843)-683-27-28
E-Mail: Ssos.blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Соснинская ООШ»
Руководитель: Абдрахманов Ильгизар Гафурович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 89
У нас учат: 18

Новости школы/Яӊалыклар

Мәктәп яңалыклары

Опубликовано: 08.10.2011

 

1 октябрь көнне мәктәптә Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан “Картаямыни соң йөрәк!”дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Укучылар бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Өлкәннәр өчен истәлек бүләкләре әзерләп тапшырдылар, концерт программасы да ветераннарыбызга бик ошады.

30 нчы октябрь көнне мәктәптә әти - әниләр университеты үткәрелде.

   Көн тәртибендә:

·        “Балалар арасында суицид һәм аларны кисәтү юллары”дигән темага район социаль яклау бүлегеннән психолог Газизова Илсөяр Вагизовна чыгышы;

 ·        “Мәгариф системасындагы яңалыклар һәм үзгәрешләр”темасына укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гиниятуллина Н.С. чыгышы

·        Мәктәптә эчке тәртип кагыйдәләре, кичке рейдлар графигы белән мәктәп директоры Котдусов Г.Х. таныштырды.

         28.09. -  2.10.  көннәрендә 1995,1996,1997 нче елгы кызлар Түбән Кама шәһәрендәТатарстан беренчелегенә уздырылган  баскетбол ярышларында катнашып, 2 урын яулап кайттылар. Кызларны һәм команда тренеры Габдрахманов Фәнил Сәлимовичны җиңүләре белән ихлас котлыйбыз.

·         25 октябрь көнне районда үткәрелгән “Милләтләр кроссы”нда катнашып, безнең мәктәп  укучылары да призлы урыннар яуладылыр.

           Габдрахманова Гүзәл – 2 урын

           Галимов Рушат - 2 урын

           Шакирова Нәзилә -  3 урын

           Гомәрова Зөһрә - 1урын

           Ганиева Алия -  2 урын

 Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Укуларында һәм спортта            уңышлар,сәламәтлек телибез.

 ·         Классларда тимур отрядлары оештырылып, алар үз эшләрен башлап җибәрделәр.

·         Мәктәптә эшләп килүче “Таң йолдызы” укучылар оешмасы үзенең составын янартты. 2 елга сайланып  куелган президент бу уку елында да үз эшен дәвам итәчәк.

 ·         Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә 1 октябрьдә ветеран укытучылар һәм техник хезмәткәрләр белән “Картаямыни соң йөрәк”дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелә.

·         Шул ук көнне  “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”дип исемләнгән укытучыларны бәйрәм белән котлау иртәсе  оештырыла.

 ·        16 нчы сентябрь көнне мәктәптә педсовет үткәрелде. Анда 2010- 2011 нче уку елына анализ ясалды. ШМО җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. 2011-2012 нче уку елына план кабул ителде. Утырышта район мәгариф бүлегеннән Фирдания Табрисовна катнашты.

 

·        “Иминлек ункөнлеге” кысаларында участок инспекторы Галимзянов Фердинанд Шарифзянович башлангыч класс укучылары белән очрашу кичәсе үткәрде. Инспектор укучыларга машинада йөргәндә саксызлык каешын куярга кирәклеген ныклап төшендерде, велосипедта йөрү тәртибен, урамда йөргәндә җәяүлеләр өчен кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген аңлатты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Кичә һәр укучы өчен файдалы һәм кызыклы булды.

 ·        Белем бәйрәме безнең мәктәптә бик күңелле узды. Иртәнге  10:00 сәгатьтә бәйрәм башланып китте. Ронодан Әминә Накиповна, полиция начальнигының ярдәмчесе Илдар Котдусович, авыл советы рәисе Рәис Мансурович, колхоз рәисе Фәрит Мөхәммәтҗанович бәйрәм белән котларга килделәр. Җәй көне күмәк хуҗалыкка ярдәм иткән укучыларга колхоз рәисе акчалата премия тапшырды.    Бу уку елында мәктәпкә 6 малайны кабул итеп алдык. 11 классны да 6           укучы     тәмамлый. Алар бик матур чыгыш ясадылар. Беренче кыңгырау  шалтыраганнан соң  укучылар классларга керделәр. Һәр класста тәрбия  сәгатьләре үткәрелде. “Табигать ялгышларны гафу итми», « Табигатьнең дүрт законы”, “ Куркынычсызлык”, “Экология. Кеше”, “Табигать һәм җәмгыять» һ.б.

 ·        3 сентябрь көнне район күләмендә уздырылган “Көзге кросс”та безнең мәктәп укучылары да актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар. Галимов Рушат 1 урын, Габдрахманова Гүзәл 2 урын, Хабибуллина Рамилә 1 урын. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. 

·        30 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сөмбелә” бәйрәме үткәреләчәк. Бәйрәмгә кунакка Сөмбелә үзе киләчәк. Акъәби икмәк  пешереп, укучыларны сыйлый. Төрле мавыктыргыч конкурслар, уеннар булачак.



Фоторепортаж:
фото

К списку новостей