• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Нижнеметескинский детский сад "Арского муниципального района РеспубликиТатарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Түбән Мәтәскә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422022, с. Нижние Метески, ул. Молодежная, д. 11
Телефон: +7(919)-699-72-40
E-Mail: dsnmeteski.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Нижнеметескинский детский сад"
Руководитель: Сиразиева Ландыш Нурулловна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 21 детей
У нас учат: 3 педагога

Новости нашего сада

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны китап культурасы белән таныштыру.Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели. Хәзерге балалар вакытларын компьютер һәм телевизор каршында үткәрәләр. Илебездә һәм чит илләрдә уздырылган социаль сораштырулар шуны күрсәтә: балаларның һәм яшүсмерләрнең китапка кызыксынуы түбән дәрәҗәдә, балалар буш вакытларында китап аз укый. Бүгенге көндә әлеге проблеманың актуальлелеге ачык күренә. Балаларда китапка кызыксыну тәрбияләү өчен зурлар (педагоглар, әти-әниләр) үзләре китап укырга, аның кеше тормышында тоткан ролен, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган китапларны, алар белән китап турында кызыклы әңгәмәләр кора белергә тиеш. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый, анализларга өйрәнә. Аңарда әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләр барлыкка килә. Алар аша бала хыялланырга, иҗат итәргә, башкаларның борчу-шатлыкларын, рухи халәтен аңларга өйрәнә, әдәп-әхлак кагыйдәләрен, тормыш тәҗрибәсен үзләштерә. Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлырак булу һәркемгә мәгълүм. Әмма, нәни бала әле үзе укый белмәгәнлектән, уку өчен матур әдәбият сайлау тулысы белән өлкәннәрдән тора. Нәниләргә кул астында булган теләсә нинди очраклы китаплар укырга ярамый. Әсәрнең бала өчен кызыклы, аңлаешлы (үз яшенә туры килүе), тәрбияви эчтәлекле булуы мөһим. Китап белән таныштырганда, аның иллюстрациясенә игътибар итми мөмкин түгел. Чын сәнгати иллюстрация, һәрвакытта да китапның тексты белән берлектә, аның белән аерып булмаслык бердәмлек төзи. Рәсем текстны кабул итүне тирәнәйтә, җиңел үзләштерүгә, эчтәлеген кыска вакыт аралыгы эчендә истә калдырырга ярдәм итә, әйләнә-тирә дөнья турында мәгълүмат бирә. Китап графикасы белән таныштырганда, баланың яшь үзенчәлеген истә тотып, уңай нәтиҗәләргә китергән алымнар куллану зарур. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары сөйләм үсеше өлкәсе буенча балаларны матур әдәбият белән таныштыру буенча түбәндәге бурычларны билгели.

Опубликовано: 25.03.2024



К списку новостей